Чәй, көн саен эчеп күнегелгән булса да, гади эчемлек кенә түгел ул. Чәй табыны янына җыелып аралашу кешеләрне берләштерә, өлкәннәрне-кечеләрне үз-ара якынайтып, гаилә тормышын ныгыта.    

 

       «Татар чәе» дигән эчемлекне әзерләүнең күп төрле ысуллары бар. Безең өчен бик тә чит-ят булганнары да аз түгел. Моның сәбәбе, бәлки, элекке заманда, бөтен Евразия җирлегендә, Кара диңгездән алып, Төньяк Уралга, Урта Азияга, Ерак Көнчыгышка чаклы яшәгән төрле халыклар «татарлар» дип аталганнан калгандыр.

Чәйне сөт белән дә, май белән дә, тоз белән дә, борыч белән дә һәм башка төрле тәм-том белән дә эчә торган булганнар. Чәй кайнату-пешерү аның караваннар белән Кытайдан килгәне белән генә чикләнмәгән. Чәйгә һуш исле, тәмле һәм шифалы үсемлекләр өстәү гадәте барлыкка килгән һәм киң таралган. Элек-электән татар халкы чәйне үз җирләрендә үсә торган төрле шифалы үләннәрдән, җиләк-җимешләрдән әзерләп эчкән.

 

       Идел буе татарлаына хас гадәт — кара чәйгә мәтрүшкә салып эчү. Ягъни, «мәтрүшкәле чәй». Чәй ашы итеп, бал, чәк-чәк, талкыш кәләвә, төрле җиләк-җимештән ясалган каклар, киптерелгән җимешләр, коймак, кабартма һәм башка тәмле ризыклар кулланыла. Чәй табынына чакыру, чәй тәкъдим итү — кунакчыллыкның гадәти йоласы. Башка эчемлекләр белән чагыштырганда, чәй эчүнең чамасы-нормасы юк! Кунакчыл чәй табынына дус-ишләр җыелганда, ничә чынаяк эчкәнне санамыйча, бер пешергәне беткәндә яңасын кайнатып-пешереп сөйләшер сүзләр беткәнче эчәләр. 

 

  • Facebook Социальной Иконка
  • Twitter Социальные Иконка
  • Instagram
лого4.png